Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 гыйнвар , 14:45

Сабыеның елавы чыгырыннан чыгарганмы?

Башка сыймаслык хәл Уфада булган. 

Сабыеның елавы чыгырыннан чыгарганмы?
Сабыеның елавы чыгырыннан чыгарганмы?

Уфада 29 яшьлек хатын баласын үтерүдә гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, 25 гыйнварда әни кеше бер айлык кызының муеныннан кысып токан. Нарасый механик асфиксия аркасында үлгән.

Суд карары белән, гаепләнүче 1 ай да 29 тәүлеккә, ягъни 25 мартка кадәр сак астына алынган. Карар законлы көченә әлегә кермәгән.

Кайбер чыганаклар хәбәр иткәнчә, яшь ананы сабыеның елавы чыгырыннан чыгарган. Шуңа да ул бер ай элек кенә туган баласын буып үтергән...

Фото: объединенная пресс-служба судов РБ / Телеграм

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас