

Воронеж шәһәрендә дуслары белән хәмер эчеп утырган әти кеше мәктәп яшендәге улы өчен куркыныч "аттракцион" оештырган. Ул баланы җиденче каттагы тәрәзәдән трос белән төшермәкче булган. Прокуратура әлеге очрак буенча тикшерү башлаган.
Бу хәл узган җәйдә булган, әмма видео социаль челтәрләрдә күптән түгел таралды. Язмадан күренүенчә, кызмача ирләр, көлешә-көлешә, малайны трос белән бәйләп, акрын гына балконнан аска төшерә. Берничә секундтан ир баланы кире күтәрә. Прокуратура вәкилләре әтисе малайның гомеренә куркыныч тудырган дип саный. Тикшерү барышында ата-ананың һәм профилактика системасы органнарының гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.
Фото: видеодан скрин