+24 °С
Дождь
Журналга язылу

80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар өстәмә түләү алачак

Алар февральдән икеләтә арттырылган түләү ала башлаячак.

80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар өстәмә түләү алачак80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар өстәмә түләү алачак
80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар өстәмә түләү алачак

"Иминият пенсияләре турында"гы федераль закон нигезендә 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар икеләтә арттырылган өстәмә түләү ала башлаячак. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү күләме 7,6% ка индексацияләнде, ул 9583,69 сум тәшкил итәчәк. Югары күләмдә ул февральдән киләчәк.

80 яше тулган русиялеләр өчен кагыйдәләр буенча, теркәлгән түләүне 100 процентка арттыралар. Әйтик, бу категория пенсионерлар өчен ул 19 169,38 сум тәшкил итәчәк. Шулай ук, 80 яшь тулгач, пенсионерларга тәрбия өчен өстәмә түләү каралган. 1 гыйнвардан аны 1413,86 сумга кадәр арттырдылар.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас