

Башкортстанда 1 миллион сум откан лотерея җиңүчесен эзлиләр. Билетны ул Алексеевка авылындагы почта бүлекчәсендә сатып алган, ләкин әлегә кадәр отыш сорап мөрәҗәгать итмәгән. Билгеле булуынча, еш кына билетларны тиз генә тикшермәгән яисә уйнатудан соң алар турында оныткан катнашучылар җиңүче була. Бу бигрәк тә бәйрәм көннәрендә актуаль, лотерея билетларын еш кына бүләккә сатып алалар.
"Без Башкортостанда яшәүчеләрне үз билетларын отышлы булу-булмавына тикшерергә, шулай ук лотерея билетлары бүләк иткән якыннарыгызга һәм танышларыгызга бу хакта искәртергә чакырабыз. Миллионлы отыш иясе, мөгаен, нәкъ менә шулар арасындадыр",-дип билгели Русия Финанс министрлыгы оештырган Бөтенрусия дәүләт лотереяләре операторы матбугат хезмәтендә.
Отыш булу булмавын билетның арткы ягындагы QR-кодны сканерлап яисә аның номерын лотерея сайтының махсус бүлегендә штрих-код астында күрсәтеп тикшерергә мөмкин.
Автор фотосы.