

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары өч яшьлек малайга ярдәмгә килгән.
Ведомство матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 2022 елгы малай аягын җылыту батареясенә тыккан һәм кире чыгара алмаган. Әти-әнисе ярдәм сорап ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән.
Коткаручылар баланың аягына май сөрткәннәр һәм, сабыйга зыян китермичә генә, кысылган аякны чыгара алганнар. Шулай ук чакыруга килгән ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре кечкенә пациентка беренче ярдәм күрсәткәннәр.
Коткаручылар өлкәннәрдән игътибарлы булуларын һәм сабыйларны караучысыз калдырмауларын сорыйлар.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты