+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
2 февраль , 05:20

Дәү әниең авырып китсә...

Юрист "больничный"ны нинди очракларда алып булуы турында сөйләде.

Дәү әниең авырып китсә...Дәү әниең авырып китсә...
Дәү әниең авырып китсә...

Үзең авырган яисә имгәнгән очракта гына түгел, гаилә әгъзаларын, өлкәннәрне карау кирәк булганда да “больничный” рәсмиләштерергә мөмкин. Бу хакта “ SuperJob” сервисының юридик практикасы җитәкчесе Александр Южалин “РИА Новости”га сөйләгән.

"Бүген эшкә яраксызлык кәгазен хезмәткәр үзе авырып киткән яисә имгәнгән вакытта гына түгел, ә хезмәткәрнең гаилә әгъзасына тәрбия кирәк булган очракта да рәсмиләштерергә мөмкин”, — дип билгели юрист.

Ул искәртүенчә, больничный бала карау өчен генә түгел, ә гаиләдә ире, әти-әнисе яисә әбисе кебек өлкән кешеләр авырган очракта да бирелергә мөмкин.

Эксперт аңлатуынча, больничныйны 15 яшькә кадәрге авыру баланы амбулатор шартларда яисә бала белән бергә стационарда дәваланган вакытта медицина оешмасында караган очракта рәсмиләштерергә мөмкин.

Авыру гаилә әгъзасын амбулатор шартларда карау очракларында больничныйны авыруның һәр очрагы өчен җиде календарь көннән дә артык булмаган вакытка рәсмиләштерергә мөмкин, дип йомгаклаган сүзен юрист.

Фото:iz.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас