Уфаның 16нчы гимназиясендә бүген гадәттән тыш хәл булуы турында язган идек инде. Гимназиягә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та килде. Төбәк җитәкчесе журналистлар белән әңгәмәдә хис-кичерешләрне калдырырга һәм булган хәлнең сәбәпләрен җентекләп тикшерергә кирәклеген ассызыклады.
"Хәзер, минем карашка, иң мөһиме, хис-кичерешләрне бетерү, чөнки мәсьәлә җитди. Иң мөһиме, зыян күрүчеләр юк, моннан чыгып эш итәргә кирәк, - дип билгеләде Башкортстан Башлыгы. - Булган хәл тирәнтен өйрәнүне таләп итә. Мондый адымга баруның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: өйдә җитешсезлекләр, җавапсыз мәхәббәт, буллинг. Без хәзер моның сәбәбен ачыкларга тиеш. Чөнки үсмер тулы гаиләдән, аның әтисе дә, әнисе дә бар, гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Шулай булгач, безгә ачыкларга вакыт бирегез, һәм без тиешле карарлар кабул итәрбез. Минем позициям шундый: буллинг очрагын ачыкласак, мәктәп җитәкчелеге эштән китәчәк".
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, мәктәптә хәвефсезлек системасы эшли. Хәвефле төймәләр һәм металл эзләгечләр бар, әмма ЧОП хезмәткәрләре җитәрлек игътибарлы булмаган.
"Мәктәптә чит кеше булуы турында сигналны вакытында биргәннәр, укытучылар балаларга сыйныфларда бикләнергә күрсәтмә биргән. Металлодетектор да тора, ләкин һөҗүм итүченең коралы – корал түгел, бу балалар пластик автоматы. Ул хәтта спорт кибетләрендә генә түгел, ә балалар кибетләрендә дә сатыла. Ул кечкенә пластик пулялар белән ата, бу пневмо түгел. Ул кешегә зыян китерә алмый. Үсмер үзе әйтүенчә, бу уенчык автомат аның энесенеке. Ул пластик булганлыктан, металлодетектор эшләмәгән. Шулай ук үсмернең үзе белән кечкенә кухня пычагы да булган. Аңа металл эзләгеч хәбәр биргән. Ләкин, биредә алдан әйтүләренчә, барлык балаларның да үзләре белән ниндидер металл әйбере бар, алар "чыңлый". Шуңа күрә игътибар итмәгәннәр. Димәк, беренче яклау линиясе, сак хезмәте эшләмәгән, урында шәхси сак предприятиесе булуга карамастан. Шулай да оператив рәвештә ярдәм чакыра алганнар. 10 минут эчендә Росгвардиячеләр килеп җиткән. Үсмер каршылык күрсәтмәгән", - диде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru