Төнгә каршы бер стакан җылы сөт эчеп кую тизрәк йоклап китәргә ярдәм итә. Сөт триптофан дигән аминокислотага һәм магнийга бай. Сөтнең бу компонентлары мелатонин җитештерүне арттыра һәм нервларны тынычландыра, мускулларны йомшарта.
Сөт ризыкларында кальций күп. Ә бу микроэлемент йокы гормоны – мелатонинны синтезлауда төп рольне уйный.
Шулай да, табиблар билгеләвенчә, сөт барысына да туры килми. Күп кенә кешеләрдә 25 яшьтән соң сөтне тиз үзләштерергә мөмкинлек бирмәүче лактаза җитешсезлеге барлыкка килә. Шуңа күрә бу эчемлекне төнгә куллану, бер яктан, йокыга китүне яхшыртса, икенче яктан, начар эшкәртү аркасында, шешенү, метеоризм китереп чыгарырга мөмкин.
Сөт йоклап китәргә ярдәм итмәгән кешеләргә составында триптофан булган башка ризыкларга игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, бананнарда триптофаннан тыш калий һәм магний бар, алар мускулларны йомшарта, стрессны киметә, тынычландыра, йокыга китәргә ярдәм итә. Магнийлы өстәмәләргә дә игътибар итәргә кирәк.
Миндаль, кызыл балык, борчак составында да триптофан күп, ләкин аларны йокыны яхшырту максатында кулланырга ярамый, чөнки бу ризыклар бик озак эшкәртелә. Төнгә җиңел ризыклар куллану яхшырак.
Автор фотосы.