Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 февраль , 09:55

Сабыйга әти-әни җылысын тоярга язсын!

Бүген сезне искиткеч малай белән таныштырабыз, дуслар.

Сабыйга әти-әни җылысын тоярга язсын!
Сабыйга әти-әни җылысын тоярга язсын!

Бүген сезне Вова исемле искиткеч малай белән таныштырабыз, дуслар. Ул 2022 елда туган һәм бүген яраткан, озак көтеп алган уллары булырлык әти-әнисен бик көтә.

Владимир гадәттәгечә үсә: йөри һәм йөгерә, баскычтан күтәрелә һәм төшә. Ул инде күп нәрсәне үзе белә — кашык һәм чәнечке тотып ашый, кружкадан эчә, киенергә һәм чишенергә тырыша. Вованың йокысы һәм аппетиты бик яхшы.

Ул - эмоциональ ачык күңелле малай. Ул шатлана, кызыксына белә, яңа шартларда борчылырга яисә сагаерга мөмкин, ләкин янәшәдә өлкәннәр булса, тиз җайлаша. Вова эмоциональ контактка тартыла, игътибар һәм ярдәм ярата.

Аңа “ботка пешерәбез”, “машинада йөрибез" кебек сюжетлы уеннар ошый. Еш кына ул башка балалар белән янәшә уйный, ә өлкән кеше ярдәме белән уртак уенга да рәхәтләнеп кушыла. Вова машинкалар, туплар, конструкторлар, кубиклар һәм йомшак уенчыклар ярата. Музыка дәресләрендә кызыксынып катнаша, ритмга туры китереп хәрәкәтләнә, хәрәкәтләрне кабатларга тырыша.

Вова бик актив, кызыксынучан, аралашучан. Кайвакыт аның яшендәге күп кенә сабыйлар кебек киреләнергә дә мөмкин. Ул тәрбиячеләр һәм балалар белән яхшы аралаша белә, үзе килеп кулларыннан тота, уенчыкларын күрсәтә. Конфликтлы ситуацияләрдә ешрак пассив, агрессиясез. Мактауга һәм яхшы сүзләргә бик шатлана.
Вовага үз йорты, көн саен янәшә булачак әти-әни кирәк.

Әгәр сезнең йөрәгегездә игелек, кайгырту һәм ярдәм итү өчен урын бар икән, бәлки, нәкъ менә сез бу бала өчен гаилә җылысын бүләк итүче кеше була алырсыз.

Нәни Вова турында танышларыгызга сөйләгез яисә бу постны социаль челтәрләрдә таратыгыз. Кем белә, бәлки, аның булачак әти-әнисе бу юлларны укыр.

Сабыйга яраткан гаиләсен табарга сез дә ярдәм итә аласыз, дуслар. “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга онытмагыз.

Опекун яисә попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас