Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 февраль , 10:55

Туңдыргычта туңмадымы икән?

Күпбалалы ана үз балаларыннан качып йөри.

Туңдыргычта туңмадымы икән?
Туңдыргычта туңмадымы икән?

Суд приставлары бурычларын түләмичә качып йөрүчеләрне еш кына гадәти булмаган урыннарда — подвалларда, базда һәм карават астында табалар. Чираттагы алиментчы үзенең тапкырлыгы һәм хәйләкәрләге белән тагын да гаҗәпләндергән.

Республика суд приставлары хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, әни кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң, балигъ булмаган балаларны карау әтиләре җилкәсенә төшкән. Күпбалалы ана, гаиләсен ташлап, үзе өчен яши башлый. Хатын озак вакыт башкарма документ таләпләрен үтәмәгән, моның өчен суд приставларының игътибар үзәгенә эләккән.

Аны алимент түләргә мәҗбүр итәләр, ләкин ул суд карарын игътибарсыз калдыра: балаларына булган бурычы 500 мең сумга якынлаша.

Балакатай районында яшәүче 38 яшьлек хатынны үз балаларына битарафлыгы өчен җинаять җаваплылыгына тартканнар инде.

Хатын берничә ай колония-поселениедә уздырган, ләкин үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамаган. Гражданкага карата яңадан җинаять эше кузгатылган. Күпбалалы ананы сорау алырга чакырганнар, ләкин суд приставлары бүлегенә ул килмәгән. Шуннан соң приставлар бурычлы хатын янына үзләре ашыкканнар.

Пропискада күрсәтелгән адрес буенча хатынны таба алмаганнар. Аның бергә яшәгән иптәше, хатын өйдә юк һәм ул инде күптән ялгызым яшим, дип ышандырган. Икенче тапкыр “югалган номер" килеп чыкмаган: бурычлы хатынның күршеләре аны күптән түгел генә йорт ишегалдында күрүләре турында сөйләгән. Йортның һәр почмагын карап чыккан суд приставлары китәргә җыенганда, аларның игътибарын аш бүлмәсендә торган туңдыргыч җәлеп иткән— хатын аның эченә яшеренгән була.

Гражданканы бүлеккә китергәннәр. Якын көннәрдә суд күпбалалы ананың киләчәк язмышы турында карар кабул итәчәк.

 

Фото: ГУФССП России по РБ / телеграм

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас