Баланың буллер, ягъни сыйныфта, коллективта кемнедер җәберләүче икәнлеген аңлау җиңел түгел. Ул хулиган да, бик тыныч та булырга мөмкин. Бу хакта "Газета.Ru " басмасына психолог Родион Чепалов сөйләгән.
Эксперт билгеләвенчә, ничек укуы, өйдә үзен ничек тотуы, истерикага бирелмәве һәм сугыш чукмары булмавы үсмернең буллер булуын күрсәтми әле, билгеләр бөтенләй икенче төрле чагыла.
"Мәсәлән, башка балалар турында мыскыллы тонда, аларны түбәнсетеп сөйли ("ул үзе гаепле", "ул сәер", “ул юләр" ише сүзләр куллана), сыйныфта кем текәрәк, кем юньсез, кем хөрмәткә лаек, ә кем юк икәнлеген даими телгә ала. Кайвакыт ата-аналар моны "үсмерләргә хас тәккәберлек” яисә юмор хисе дип кабул итә, ләкин болар инде буллерлыкның мөһим билгеләры”, - дип кисәтә психолог.
Тагын бер билге – башкаларның авыр рухи кичерешләренә карата кызгану хисе булмау (барлык балаларга карата түгел, кайберләренә генә).
"Бала тыныч кына кемнедер күз яшьләренә кадәр китереп җиткерүләре турында сөйли, шул ук вакытта теләктәшлек тә, борчылу да белдермәскә мөмкин. Башкаларның җәберләнүчегә булган мөнәсәбәтен акларга тырыша: "әгәр ул андый түгел икән, түзсен", “тормыш – кырыс”, ”аны бары тик көчле булырга өйрәтәләр". Бу һәрвакытта да аңлы шәфкатьсезлек түгел, әмма һәрвакытта да диярлек үз гамәлләреңнең нәтиҗәләрен аңламау", - ди психолог.
Буллер үзеннән көчлерәкләр һәм тиңнәр белән яхшы мөнәсәбәттә, ә кечерәк,йомшаграк балаларга команда бирергә ярата, аларны мыскылларга, кимсетергә мөмкин.
"Буллерга власть тою мөһим: ул үзе турында “мине барысы да тыңлый, миннән башка берни дә эшли алмыйлар, мин ничек әйтсәм, шулай була,” - дип мактана ала. Кайвакыт бу лидерлык сыйфаты кебек тоела, әмма аерма шунда: лидерлык – берләштерә, ә буллинг куркуга һәм кемнедер коллективтан кууга корыла” ,- дип билгели Чепалов.
"Әлбәттә, буллерның әти-әниләренә бу фикерне кабул итү авыр. Алар еш кына баласын яклый, ышанмый, минем балага бәйләнәләр, көнләшәләр, дип уйлый. Әмма мондый сигналлар кабатланган очракта, бу инде якларга түгел, ә ачыкларга сәбәп”, - ди белгеч.
Үз-үзеңне раслау – буллингның иң төп сәбәпләренең берсе. Бала икенче берәүне кимсетеп, үзен раслый. Аңсыз шәфкатьсезлек очраклары да бар – бала башкаларны рәнҗетүнең тирәнлеген аңламый, чөнки аның үзен моңа өйрәтмәгәннәр. Мондый очракта эзәрлекләү уен яки “гадәти мәктәп тормышы” буларак кабул ителә.
Автор фотосы.