Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 февраль , 10:40

Оныгын бакчадан алырга ашыккан

Дәү әни басу уртасында көтелмәгән хәлгә тарыган. 

Оныгын бакчадан алырга ашыккан
Оныгын бакчадан алырга ашыккан

Ул  8 Март бистәсе тирәсендә, руль артына утырып, оныгын алып балалар бакчасына ашыккан. Юлны кыскартыр өчен басу аркылы чыгарга нитләгән.

Көчле кар яву аркасында автомобиль көрткә кереп баткан. Хатын коткару хезмәтенә шалтыраткан. Бәхеткә, коткаручылар килеп, машинаны чыгарырга ярдәм иткәннәр.

Гражданнарны яклау идарәсе кыш көне таныш булмаган юллардан йөрмәскә, һава торышын исәпкә алырга кирәклеген искәртә.

Фото: Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте

 

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас