Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 февраль , 16:10

Өй арестында булачак

Уфа укучысына карата суд карар кабул иткән.

Өй арестында булачак
Өй арестында булачак

Уфада үзе укыган гимназиягә уенчык автомат алып килгән 9нчы сыйныф укучысы укучысы 3 апрельгә өй арестында булачак. Бүген Уфаның Совет район суды аңа чик кую чарасын сайлаган.

Билгеле булуынча, 3 февральдә 9нчы сыйныф укучысы гимназиягә уенчык автомат белән килгән һәм дәрес вакытында сыйныфка кереп, ата башлаган. Сорау алу вакытында үсмер укытучыны һәм сыныфташларын куркытырга гына теләвен әйткән.

Тикшерү укытучыга һөҗүм иткән Уфа укучысына чик кую чарасы буларак өй аресты турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Тикшерү комитеты "үтерүгә омтылу" мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Фото:bashinform.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас