

Балаларын бакчалардан бик соң алган ата-аналарга штраф салырга кирәк. Бу хакта Русия Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб белдерде.
"Бакчалар ябылганнан соң гына балаларын алып китүче ата-аналарга карата катгый регламент кертү мөһим. Сәгать сигездән соң да, тугыздан соң да сабыларын алырга килмиләр, оныталар, ашыкмыйлар. Шактый соңга калу очракларда ата-аналардан өстәмә түләү алырга кирәк”, - дигән ул.
Владислав Гриб билгеләвенчә, мондый очракларда балаларны төркемнәрдә ялгыз калдырырга ярамый, шуңа күрә алар белән эштә тәрбиячеләр тоткарлана. Җәмәгать эшлеклесе сүзләренчә, ата-аналардан соңга калу өчен өстәмә түләү алу учреждение хезмәткәрләрен якларга ярдәм итәчәк. Ул, шулай ук, балалар бакчалары эшен 20:00гә кадәр озайту идеясен хуплады.
"Әлбәттә, моны эшләргә кирәк, чөнки ата-аналарның эше 18:00 сәгатьтә тәмамлана, ә бөкеләр буенча, бигрәк тә мегаполисларда, балалар бакчасына барып җитәргә кирәк. Артык вакыт эшләгән тәрбиячеләр өчен бу очракта икеләтә түләү кертергә кирәк”, — дип ассызыклаган ул ТАСС белән әңгәмәдә.
Проблеманың икенче чишелеше булып балалар бакчаларында озайтылган көн дежур төркемнәре булдыру тора ала, анда балалар 20:00 гә кадәр була алачак. Мондый очракта тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары да арттырылырга тиеш.
Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин барлык балалар бакчаларының эшен 20:00 гә кадәр озайтачаклар дип белдергән иде. Бу мәсьәләне төбәк хакимиятләре белән эшләү бара.
Автор фотосы.