+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
6 февраль , 13:30

Фатирда кечкенә бала да булган

Өлкән яшьтәге хатынны һәм баланы дәваханәгә озатканнар.

Фатирда кечкенә бала да булганФатирда кечкенә бала да булган
Фатирда кечкенә бала да булган

Октябрьский шәһәрендәге биш катлы йортның беренче катында урнашкан бер бүлмәле фатирда янгын чыккан. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре төтенле фатирдан ике кешене: өлкән яшьтәге хатынны һәм баланы чыгарганнар. Аларга медицина ярдәме кирәк булган.

Ашыгыч ярдәм бригадасы зыян күрүчеләрне 1нче шәһәр дәваханәсенә китергән. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Шулай ук хәвефле зонадан 13 кешене эвакуацияләгәннәр, тагын бишесе йорттан үзаллы чыга алган. Янгын тулысынча сүндерелгән.

Тикшерү бара, янгын чыгуның сәбәбе ачыклана, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас