

“Башрегионспас” эзләү отряды волонтерлары социаль челтәрләрдә югалган малайны эзләү турында хәбәр иттеләр. Волонтерлар мәгълүматларына караганда, 7 яшьлек Ярослав Зырянов бүген иртән Уфада өдән чыгып киткән һәм югалган. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, баланың югалуы турында гариза белән аның әнисе мөрәҗәгать иткән
Югалган маланың билгеләре: буе 130 см, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, соры-зәңгәр күзле. Өстенә зәңгәр куртка, кара чалбар, кара башлык, резинкалы кара бияләйләр кигән.
Баланың кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнардан 8 (937)3-102-112 яки 112 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.
Билгеле булуынча, хатын улы белән өйдән чыккан, әмма телефонын онытканлыгын искә төшергән. Ул малайны бер генә минутка ишегалдында караучысыз калдырган. Телефоны артыннан фатирга кереп чыкканчы бала югалган.
Фото: “Башрегионспас” эзләү отряды