Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
7 февраль , 08:00

Ана капиталын баланы укытуга ничек файдаланырга?

Түгәрәкләр, спорт секцияләре, БДИ курслары өчен түләү мөмкинлеге дә бар.

Ана капиталын баланы укытуга ничек файдаланырга?
Ана капиталын баланы укытуга ничек файдаланырга?

Русиянең Социаль фондында ана капиталы акчаларын балаларга өстәмә белем бирү һәм укытуга юнәлтү мөмкинлеге турында искәрттеләр. Әти-әниләр бу максатларга өйдән чыкмый гына, “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша, түли ала.

Билгеле булуынча, электрон сертификат бала туганнан соң “Дәүләт хезмәтләре” порталында әни кешенең шәхси кабинетында автомат рәвештә барлыкка килә. Шунда ук акчалар белән эш итү турында гариза да бирергә мөмкин. Аның буенча карар биш эш көне эчендә кабул ителә.

Ана капиталы акчаларын белем бирү хезмәтләренең киң спектрына: мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үстерү дәресләре, түгәрәкләр һәм спорт секцияләреннән алып, югары сыйныфта укучы үсмерләр өчен курсларга, БДИга әзерләнү өчен репетиторларга һәм колледжда яисә югары уку йортында белем алуга кадәр тотарга мөмкин.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас