Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
8 февраль , 09:20

Балалар өчен нәрсә эшләргә ярамый?

Белгечләрдән файдалы киңәш.

Балалар өчен нәрсә эшләргә ярамый?
Балалар өчен нәрсә эшләргә ярамый?

Без, өлкәннәр, яхшы беләбез: брокколи кәнфиттән файдалырак, ә яңа кроссовкалар курчакларга караганда күпкә кирәгрәк. Шуңа да балаларга ачыктан-ачык алар нәрсәләр теләргә тиешлеген әйтеп торабыз, нәкъ безнеңчә уйлауларын, яшәүләрен телибез.

Нәкъ анекдоттагы кебек.

– Әни, минем ашыйсым килә.

– Юк, улым, син өшегәнсең һәм тизрәк җылынасың килә...

Мондый омтылышлар нәрсәгә китерә? Баланың үз “мин”е, теләкләре һәм максатлары югалуга. Шулай ук үзен һәрвакыт ихтыярсыз корбан итеп тоюга, әгәр баланың характеры да бар икән, димәк, ул сезгә һәм барлык дөньяга каршы “бунтарь”гә әверәләчәк.

Нишләргә? Баланың ихтыяҗларына һәм теләкләренә колак салырга өйрәнергә. Әгәр файдалы гадәтләргә өйрәтергә телисез икән, моны көч кулланмыйча, “кирәк” аша түгел, ә “яхшы” сүзеннән башларга кирәк.

Автор фотосы. 

 

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас