Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
8 февраль , 08:40

Үсмернең кулында петарда шартлаган...

Әти-әниләр, балаларыгызга урамда яткан әберләргә кагылмаска кирәклеген аңлатыгыз.

Үсмернең кулында петарда шартлаган...
Үсмернең кулында петарда шартлаган...

Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә кичә, 7 февральдә, гадәттән тыш хәл булган. 112 Телеграм каналы хәбәр итүенчә, үсмер Владлен Татарский урамындагы чүп контейнеры янында петарда тапкан. Малай пиротехник эшләнмәне иелеп кулына алган һәм ул шунда ук шартлаган. Нәтиҗәдә үсмер авыр җәрәхәтләр алган, аны медицина учреждениесенә китергәннәр. Табибларга баланың берничә бармагын кисәргә туры килгән.

Прокуратура булган хәлнең шартларын, шул исәптән, петарданың торак йорт янында кем калдыруын ачыклый. Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматлары буенча, зыян күрүчегә 16 яшь. Ул чүп түгәргә чыккан була.

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас