Уфадагы 53нче мәктәптә 2нче сыйныфта укучы ике укучы сугышкан. Аларның берсе баш мие селкенүе һәм зур гематома алган. Бу хакта “Mash Batash” Телеграм каналы яза.
"Малайның якыннары әйтүенчә, аңа сыйныфташы ташланган һәм башына бик каты суккан. Шуннан соң баланың хәле начарланган: башы әйләнә, күңеле болгана башлаган. Әнисе улын травмпунктка алып килгән, анда табиблар баш мие селкенү диагнозы куйган.
Зыян күрүченең апасы сүзләренчә, аны еш кына сыйныфта җәберлиләр, әмма мәктәп директоры моның белән берни дә эшләми һәм гаиләсе белән югары тоннарда аралаша. Сыйныф җитәкчесе рәнҗетүче малай һәм аның әти-әнисе белән әңгәмә уздыруын әйтте", - дип хәбәр итә “Mash Batash”.
Фото: “Mash Batash”, ТГ