Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 февраль , 12:10

Балалар әтиләре янына кайтты

Сабыйларның әниләре фаҗигале һәлак булган.

Балалар әтиләре янына кайтты
Балалар әтиләре янына кайтты

Башкортстан һәм Иркутск өлкәсенең социаль хезмәтләре балаларны туганнарына кайтару өчен берләшкән. Иркутск өлкәсендә яшәүче балаларны, әниләре үлгәннән соң, Башкортстанга, әтиләренә кайтарганнар.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина Иркутск өлкәсеннән мөрәҗәгать алган. Анда хәбәр ителүенчә, әниләренең фаҗигале үлеменнән соң, балалар вакытлыча Братский районының социаль-тернәкләндерү үзәгендә була. Үзәк хезмәткәрләре балаларның туганнарын эзли. Әти кешенең белән дәү әнинең Башкортстанда яшәвен ачыклылар. Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, балаларны якыннарына кайтаруны оештыру өчен тиз арада эшкә кушыла.

Нәтиҗәдә балалар өйләренә кайткан һәм хәзер әтиләре белән бергә. Гаиләгә алга таба да “Гаилә”  үзәге ярдәм итәчәк, килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәчәк, дип хәбәр иттеләр төбәк хезмәт министрлыгында.

"Туганлык бәйләнешләрен саклау һәм балаларны гаиләгә урнаштыру Башкортстанның социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала һәм „Гаилә“проектының максатларына җавап бирә”, — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас