Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 февраль , 13:20

Ике бала әнисе СВОга киткән

Кыю ана яугирләрнең гомерләрен коткара.

Ике бала әнисе СВОга киткән
Ике бала әнисе СВОга киткән

Әбҗәлил районының Аюсаз авылыннан ике бала әнисе Роза Алтынбаева үз теләге белән СВО зонасына хезмәт итәргә киткән. Кыю хатынның гамәле турында район хакимияте хәбәр итте.

Башта Роза Донецкта госпиталь медротасында эшли. Хәзер Авдеевка янында танк ротасы составында яугирләрнең гомерләрен коткара, анда санинструктор булып хезмәт итә.

"Хатын-кызларны алгы сызыкка җибәрмиләр. Безгә яралыларны китерәләр, без ярдәм күрсәтәбез. Ләкин монда медик кына булырга кирәк түгел. Бик зур мораль тотрыклылык, көрәшчене тынычландырыр өчен ниндидер дәрәҗәдә психолог булырга кирәк", - дип уй-фикерләре уртаклашкан Роза.

Фото: Әбҗәлил районы хакимияте

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас