Гаиләдә рольләрне бозу балаларны тәрбияләүдә иң төп хаталарның берсе, чөнки бу очракта эмоциональ чикләр, терәк хисе юкка чыга һәм эчке конфликтлар барлыкка килә. Бу хакта “Pravda.Ru” басмасына психолог, гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә эксперт Алиса Метелина сөйләгән.
“Өлкән кеше рольләрне бутап, бала белән дус буларак мөнәсәбәтләр төзи башлагач, ул асылда аңа үзенең эмоциональ йөкләнешенең бер өлешен күчерә. Балаларның мондый кичерешләрне җиңәрлек психологик кораллары юк", - дип аңлата психолог.
Аның сүзләренчә, балага өлкәннәр тәҗрибәсен җиңеп чыгу авыр, шуңа күрә ул борчылу, ышанычсызлык һәм каушап калу кебек кичерешләр белән очраша.
Нәтиҗәдә, балада хәвефсезлек хисе югала, чөнки ул әти-әнисенә көчле, тотрыклы фигура буларак таяна алмый. Эксперт ассызыклаганча, балага дус, ахирәт булу ата-ананың абруен җимерә һәм гаиләдә мөнәсәбәтләрне үзгәртә.
Автор фотосы.