Узган елда республикада яңа туган балалардан баш тарту, 2024 елдагы белән чагыштырганда (29 очрак), 7 очракка кимрәк теркәлгән. Бу хакта төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.
Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, баладан баш тартуның һәр очрагы тирән анализ һәм индивидуаль якын килүне таләп итә торган күпсанлы социаль, икътисади һәм психологик факторлар белән бәйле. Төрле ведомстволарның уртак программалары, бигрәк тә Сәламәтлек саклау министрлыгы белән хезмәттәшлек, проблеманы хәл итүнең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра.
"Республикада балалар стационар учреждениеләренең бердәм ведомство буйсынуы кертелде, һәм алар барысы да бүген гаиләләргә ярдәм итүгә нигезләнеп эшли — без гаиләнең имин булмавын „күрергә“ һәм комплекслы ярдәм итәргә өйрәнәбез. Нәтиҗәләр бар! Бүген 9700 ятим баланың 600дән артыгы гына балалар учреждениеләрендә яши. Калганнары — гаиләләрдә. Узган ел 226 бала үз гаиләләренә кайткан, 27 очракта ата-анага хокуклары кире кайтарылган, тагын 30ына карата ата-ана хокукларын чикләү алынган”, — дип билгели министр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Башкортстанда узган елда ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар саны 6,7 процентка кимегән.
Автор фотосы.