Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 февраль , 11:35

Дүрт апасына һәм өч абыйсына яраткан энекәш ул!

Гариповлар гаиләсендә бәхетле мизгелләр.

Дүрт апасына һәм өч абыйсына яраткан энекәш ул!
Дүрт апасына һәм өч абыйсына яраткан энекәш ул!

Салават районының Миңдеш авылында яшәүче Гариповларның күп балалы гаиләсендә сигезенче балалары туган. Бу яңалык белән Телеграм каналда Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле уртаклашты.

Айдар Мәгъзүм улы һәм Ләйсән Илдус кызы һәрвакыт зур һәм тату гаилә турында хыялланган. Гаиләдә Артур, Оксана, Айнур, Роза, Аделина, Тимур һәм Ләйлә тәрбияләнә. Аларның көтеп алган энеләре 26 гыйнварда дөньяга килгән. Әти-әнисе, абыйлары-апалары аңа  Илназ дигән бик матур исем сайлаганнар.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анастасия Сергеева бәхетле әти-әнине котлап, Русия гражданинының беренче документын – туу турында таныклык тапшырган.

Фото: Владимир Спеле, ТГ

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас