Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 февраль , 11:00

Балаларны Чиләбе дәваханәсенә күчерделәр...

Алар коточкыч авариядә 2 яшьлек сеңелләрен югалтты.

Балаларны Чиләбе дәваханәсенә күчерделәр...
Балаларны Чиләбе дәваханәсенә күчерделәр...

Учалы районында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кечкенә пациентларны Учалы үзәк район дәваханәсеннән Чиләбе өлкә дәваханәсенә күчергәннәр. Бу хакта кичә, 12 февраль көнне, сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

"Бүген аларны санитар авиация алды. Алга таба алар үзләрендә дәваланачак. Хәзерге вакытта икесенең хәле элеккечә тотрыклы авыр булып кала. Өченче баланың хәле уртача авырлыкта. Авырлы хатын Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә дәвалануын дәвам итә. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли", - дип белдерде министр.

Исегезгә төшерәбез, авария Белорт — Учалы — Миасс трассасында 10 февраль кичендә булган: “Лада Гранта” һәм “Дэу Матиз” бәрелешкән. “Матиз”та  хатын дүрт баласы белән китеп барган була. Ике яшьлек кыз юл-транспорт һәлакәте урынында һәлак була. Өчесенә –  9, 7 һәм 5 яшь.

Фото: Айрат Рәхмәтуллин, ТГ

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас