Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
14 февраль , 16:35

Лиана белән Эвелина әти-әниле булсын!

Кызларга гаилә җылысы тоярга ярдәм итик, дуслар.

Лиана белән Эвелина әти-әниле булсын!
Лиана белән Эвелина әти-әниле булсын!

Бүген сезне апалы-сеңелле — Лиана һәм Эвелина белән таныштырабыз, дуслар. Кызлар ярдәм, игътибар һәм һәр көнгә ышаныч булган гаиләдә үсәргә хыяллана.

Лиана 2011 елда туган. Ул ачык йөзле һәм яхшы күңелле кыз. Яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән уртак телне җиңел таба, аның янында тыныч һәм җылы. Лиана сеңлесенә бик сак карый, аңа һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырыша. Буш вакытларында рәсем ясарга, ябыштырырга, «алмаз мозаикасы»ннан картиналар җыярга ярата. Дизайн белән кызыксына һәм киләчәктә бу һөнәрне сайларга теләвен белдерә.

2012 елда туган Эвелина тыныч холыклы һәм бераз оялчан. Ул бик игътибарлы һәм пөхтә кыз. Һәр эшкә җаваплы карый. Укырга, рәсем ясарга, бәйләргә ярата, сәйлән үрү белән шөгыльләнә һәм шахмат уйный. Эвелина хайваннарны бик ярата һәм ветеринар булырга хыяллана.

Бертуганнар характерлары буенча төрле, ләкин бер-берсен яхшы аңлыйлар. Алар бер-берсенә ярдәм итә һәм янәшә булырга күнеккән. Кызларга бу бәйләнешне саклап калу һәм аларны яратачак һәм кабул итәчәк гаилә табу бик мөһим.

Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз. Бәлки, нәкъ менә сез Лиана белән Эвелинаның тормышын үзгәртәчәк кешеләр булырсыз!

Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!

Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.

Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас