Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
15 февраль , 11:10

Өч ризыктан сак булыгыз!

Билгеле онколог яман шеш үсешенә китерә торган төп ризыкларны атады.

Өч ризыктан сак булыгыз!
Өч ризыктан сак булыгыз!

Химик эшкәртү узган кызыл итне артык куллану яман шеш китереп чыгаруга сәбәпче булуы мөмкин, дип белдерә билгеле онколог Андрей Пылев. Бу хакта "РИА-Новости" хәбәр итә.

"Кофе, шоколад, һичшиксез, башка патологик халәтләр китереп чыгарырга мөмкин, ләкин алар онкология авырулары килеп чыгуга сәбәпче була алмый. Кызыл итне, химик эшкәртелгән итне артык куллану, рационда клетчаткалы ризыкларны киметү — болары инде чирне китереп чыгаруда исбатланган факторлар ", — ди табиб.

Моннан тыш, онколог артык кайнар ризык ашамаска киңәш итә.

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас