Санкт-Петербургта ун яшьлек укучы Стрельбищенская урамындагы торак йортта янгынны булдырмый калган. Бу хакта “78.ru” басмасы хәбәр итә.
Малай дәресләрдән соң өенә кайткан һәм төтен исе сизгән. Бүлмәләрнең берсендә май белән эшли торган радиаторның янып киткәнлеге ачыклана.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәһәр идарәсендә билгеләп үтүләренчә, бала югалып калмаган — ул төтен һәм ут таралуны булдырмас өчен бүлмә ишеген ябып куйган. Аннары янгын сүндерүчеләрне чакырткан һәм күршеләренең ишекләренә шакый башлаган.
"Нәтиҗәдә ут тиз сүндерелгән, беркем дә зыян күрмәгән. Янгын җитди зыян китермәгән", - дип ассызыкладылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Фото: МЧС