-20 °С
Болытлы
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, кичә Система-112гә Туймазы районында баланың бармагы уенчыкта кысылып калуы турында хәбәр килгән. Урынга кичекмәстән коткаручылар чыккан. Алар уенчыкны саклык белән генә салдырганнар. Бәхеткә, баланың бармагы зыян күрмәгән.
Малай медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган.
Әти-әниләр, сабыйларга өйдә дә игътибарлы булыгыз, алар уйнаганда күздән ычкындырмагыз!
Фото: Госкомитет РБ по ЧС / телеграм