Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
18 февраль , 10:00

Мәктәп автобусында... исерек водитель

Автобуста баскетбол ярышларына баручы 12 укучы булган.

Мәктәп автобусында... исерек водитель
Мәктәп автобусында... исерек водитель

Дүртөйле районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек хәлдә булган 49 яшьлек мәктәп автобусы йөртүчесен тоткарлаган. Әлеге хәл 17 февраль кичендә Дүртөйле – Нефтекама автоюлында була.

Балаларны утырткан «Пежо Боксер» маркалы транспорт чарасын тикшергәндә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре машина йөртүченең үз-үзен тотышына игътибар иткәннәр. Медицина тикшерүеннән соң прибор сулаган һавада 0,210 мг/л пар алкоголь булуын теркәгән.

Автобуста Уфадан Ижауга баскетбол ярышларына баручы 12 балигъ булмаган пассажир булган.

"49 яшьлек мәктәп автобусы йөртүчесе идарәдән читләштерелде, транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән өчен административ хокук бозу турында материал төзелде. Автобус махсус стоянкага урнаштырылды. Балаларга резерв автобус бирелде", — дип хәбәр итәләр ГАИ матбугат хезмәтендә.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, машина йөртүчегә исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен җәза яный. Моннан тыш, машина йөртүчене мәктәп автобусы белән идарә итүгә чыгарган өчен җаваплы вазыйфаи һәм юридик затларга карата административ эш кузгатылган. Аларга 200 мең сумнан артык күләмдә зур штраф яный.

 

 

Фото: пресс-служба / ГАИ Башкирии

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас