Русиядә, яңа ГОСТ нигезендә, озынлыгы 14 сантиметрдан ким булган бананнарны сатуны тыячаклар.
Үзгәрешләр 2026 елның 1 мартыннан үз көченә керә дип аңлашыла Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык сайтында бастырылган документтан.
Сары бананнарны кертү тыела. Алар Русия складларында яисә башка махсус билгеләнгән урыннарда өлгерсен өчен яшел яки ачык яшел төстәге җимешләр генә илгә кертеләчәк.
Экстра класс бананнарының озынлыгы кимендә 20 сантиметр булырга, ә бер тәлгәштә өч җимештән дә ким булмаска тиеш. Беренче класс бананнарының озынлыгы кимендә 19 сантиметр, ә икенче классның озынлыгы кимендә 14 сантиметр булырга тиеш.
Фото: "Известия"