Туклануны үзгәртү, тиз углеводлар куллануны киметү (татлы ризыклар, кондитер эшләнмәләре, ак дөге, макарон, бәрәңге, газлы татлы эчемлекләр) балаларның хәтерен һәм укуда өлгерешен яхшыртырга ярдәм итә. Бу хакта “Известия” басмасына табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты Екатерина Морозова сөйләгән.
Аның сүзләренчә, тән авырлыгы артканда май тукымасы актив эндокрин орган буларак эшли һәм ялкынсынуга китерә торган матдәләр бүлеп чыгара. Бу кушылмалар баш мие эшчәнлегенә йогынты ясарга мөмкин, хәтерне һәм мәгълүмат эшкәртү тизлеген начарайта.
"Гади углеводлар белән туклану аркасында баш мие күзәнәкләре инсулинны адекват кабул итүдән туктый. Баш мие калорияләр муллыгы арасында "ачлык" кичерә, бу когнитив сәләтләрне, бигрәк тә математик мәсьәләләр өчен кирәкле абстракт һәм логик фикерләүне киметә”, — ди белгеч.
Шулай ук артык тән авырлыгы булган балаларда еш кына йокы бозылу, шул исәптән сулыш алу туктау күзәтелә, бу хроник йокысызлыкка һәм белем алу сәләте кимүгә китерә. Морозова ассызыклавынча, туклануның үзгәрүе өлгерешкә инде беренче айларда ук уңай йогынты ясарга мөмкин. Ул рационга омега 3 май кислоталары булган ризыклар, йомырка, сөт ризыклары, нерв системасы эшчәнлеген тәэмин итүче яшелчәләр һәм җимешләр кертергә тәкъдим итә.
"Моннан тыш, физик йөкләнеш кортизол (стресс гормоны) дәрәҗәсен киметә һәм инсулинга сизгерлекне яхшырта. Даими, хәлдән тайдырырлык түгел, ә күңелле йөкләнешләр (йөзү, бию, велосипедта йөрү) математика буенча өлгерешне тизрәк яхшыртырга сәләтле”, — дип йомгаклады эксперт.
Автор фотосы.