Төн уртасында Салават шәһәрендә, Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы күпфатирлы йортта, янгын чыккан. Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә йорт милке янган, дип хәбәр итщ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Санаулы минутларда урынга янгын сүндерүчеләр килеп җиткән һәм коткару җайланмасы ярдәмендә фатирдан 86 яшьлек әбине алып чыкканнар. Сөрем газы белән агуланган өлкән яшьтәге хатын дәваханәгә озатылган.
Аның 8 һәм 6 яшьлек оныклары да табиблар кулына тапшырылган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, алар амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорттан 10 кеше үзаллы эвакуацияләнгән.
Янгын сүндерелгән. Фатир һәм 3нче каттан 5нче катка кадәр подъезд стеналары корым белән капланган.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Фото: МЧС по РБ