Уфаның 11нче Балалар китапханәсендә “Граммнарга бүленгән тормыш” дигән батырлык дәресе узды. Фашистлар чолганышында калган Ленинград шәһәрен геройларча саклауның чын шаһиты – блокадачы Евгения Васильевна Куфтерина белән очрашуда 84нче Татар гимназиясенең 4 Е сыйныфы укучылары, укытучылар, “Әллүки”челәр катнашты.
Куркыныч ачлык, зәмһәррир суыклар, даими артиллерия атулары, бомбага тотулар... Нева буендагы шәһәрдә коточкыч көннәр башланганда Евгения Васильевна җиде яшьлек сабый була. Аның балачак истәлекләрендә – 125 грамм икмәк кисәге белән җан асраган көннәр, ачлык аркасында әтисен, дүрт яшьлек энесе Коляны югалту, кешеләренең гаҗәеп батырлыгы, рух ныклыгы. Укучылар тын калып тыңлады, сораулар бирде, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде.
“Балалар, чит җирдә беркайчан да үз кеше булмаячаксыз. Үз илеңдә яшәү – бәхет ул! Безнең Ватаныбыз бик матур, бай һәм иркен. Сезгә үсәргә, укырга, һөнәр сайларга кирәк. Яхшы табиблар, укытучылар, инженерлар – илебезнең лаеклы кешеләре булыгыз!" – дип теләде Евгения Васильевна.
Башкаланың 11нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, 4нчеләрнең сыйныф җитәкчеләре Айгөл Ахунова тырышлыгы белән җанлы, мәгънәле очрашу илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү дәресе булды.
Автор фотосы.