Бу хәл якшәмбе көнне, 22 февральдә, Белорет районында булган.
30 яшьлек ир-егет Көньяк-Урал тыюлыгындагы Кече Ямантау калкулыгында аю һөҗүм итүе аркасында тешләнгән яралар һәм җәрәхәтләр алган. Аны Инзәр авылындагы ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә китергәннәр. Яраларны тегеп, ярдәм күрсәткәннән соң, ул үзаллы өенә кайтып киткән.
Сноубордчының аягын кесәсендә яткан телефоны саклап калган. Гадәттән тыш хәлнең нечкәлекләре турында сәяхәтче Олег Чагодаев сөйләгән.
Чәрдәкләнгән гаджет экраныннан күренүенчә, аю үз корбанын имгәтү өчен күп көч куйган, әмма ир “җиңел” котылган.
Фото: видеодан скрин