Дәүләт думасының гаиләне яклау, ата-ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов соңгы елларда популярлашкан гендер-пати (туачак баланың җенесен алдан белү бәйрәме) үткәрүне тәнкыйтьләгән.
“Миңа бу традиция Америка гадәтләрен уйламыйча безгә күчерү кебек күренә”, – дип белдергән Милонов “ТАСС” агентлыгы белән әңгәмәдә.
Парламентарий ассызыклаганча, Русиядә ата-аналар булачак баланың җенесен кайчан игълан итәргә дигән карарны үзләре кабул итә. Аның сүзләренчә, безнең илдә, кагыйдә буларак, мондый яңалыкларны алдан хәбәр итәргә яратмыйлар.
Фото: vrn.aif.ru