Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 февраль , 12:25

Кабыргасында шеш үскән

Уфа табиблары үсмер малайга катлаулы операция ясаган.

Кабыргасында шеш үскән
Кабыргасында шеш үскән

Уфаның 17нче балалар дәваханәсе табиблары үсмернең кабыргасыннан шеш алганнар. Малайга медицина тикшерүе вакытында “кабырга остеохондромы” диагнозын куйганнар. Табиблар динамик күзәтү вакытында сөяк-кимерчәкнең үсә баруын ачыклаган, шуңа да шеш белән бергә кабырганы өлешчә алырга карар кылганнар.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә билгеләүләренчә, операция заманча һәм аз инвазив ысул кулланып башкарылган.

“Остеохондрома ул – яман булмаган шеш булса да, йөкләнеш яисә имгәнү вакытында шеш эчке органнарны имгәтүгә, сулыш һәм хәрәкәтләрне чикләүгә, шулай ук, сирәк очракларда, яман шешкә әверелергә мөмкин”, — дип аңлаттылар ведомствода.

Пациентны дәваханәдән чыгарганнар, ул яшәү урыны буенча табиблар күзәтүендә.

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас