Благовещен районара прокуратурасы мәгариф оешмаларының берсендә элек директор булып эшләгән хатынга карата җинаять эше ачкан.
Мәктәп җитәкчесе, хезмәт урыныннан файдаланып, мошенниклыкта гаепләнә. Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, берничә ел дәвамында ул 13 хезмәткәрдән стимуллаштыручы түләүләрнең бер өлешен, мәктәп ихтыяҗлары өчен дип, үзенә алган.
Аңа барлыгы 230 мең сумнан артык акча тапшырылган, җитәкче аларны үзе теләгәнчә кулланган.
Җинаять эше карау өчен Благовещен район судына җибәреләчәк.
Автор фотосы.