Башкортстанда Max мессенджеры ярдәмендә җиде меңнән артык больничныйны дистанцион япканнар.
Билгеле булуынча, хәзер больничныйны өйдән чыкмыйча һәм табибка килмичә дә ябарга мөмкин. Моның өчен бары тик Max кушымтасын урнаштырырга кирәк.
Телемедицина ярдәмендә табиб сезнең сәламәтлек торышын өйдән дә бәяли алачак. Әгәр сәламәтлегегез яхшырган икән, эшкә яраксызлык кәгазен поликлиникага килми генә дә ябачаклар.
Әмма шуны истә тотарга кирәк: әгәр табибка карар кабул итү өчен өстәмә мәгълүмат кирәк икән, ул сезне поликлиникага чакыра ала.
Автор фотосы.