Агымдагы ел башыннан 112 системасына югалган балалар турында 70тән артык мөрәҗәгать килгән. Еш кына балалар урманнарда түгел, ә шәһәрләрдә — ишегалларында, сәүдә үзәкләрендә яисә мәктәпкә барганда югала, дип билгеләделәр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында. Коткаручылар кисәтә: баланың югалуын сизү белән үк 112 номерына яисә полициягә шалтыратыгыз.
Диспетчерга баланың фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен, туган елын, сәламәтлек белән проблемалар (инвалидлык, диабет, үсеш үзенчәлекләре) булу-булмавын, соңгы тапкыр булган адресын яки соңгы билгеле урынын әйтергә кирәк булачак.
Шулай ук киемнәре һәм махсус билгеләре (шрамнар, миңнәр) турында да сораячаклар, телефоны һәм акчасы бармы, югалыр алдыннан кем белән булган яисә кем белән булырга мөмкин – болар турында да мәгълүмат кирәк булачак.
"Сигнал никадәр иртәрәк килсә-эзләүләр шулкадәр тизрәк башланачак һәм колачлау зонасы азрак булачак. Өч көн көтәргә кирәкми — бу миф. Югалу турында шунда ук хәбәр итәргә мөмкин", - дип белдерделәр ведомствода.
Башка мөһим пунктлар: бала кайтса, өйдә кемдер калырга тиеш. Калган туганнары подъездларны, подвалларны, якындагы ишегалларын тикшерергә, күршеләрдән һәм узып баручылардан сораштырырга мөмкин.
Мәсәлән, шушы көннәрдә Уфада 6 яшьлек малайны эзләделәр. Бәхеткә аны ерак түгел урнашкан йорт подъездында таптылар.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты