Барлык яңалыклар

Баланы подъезд алдында бәргәләгән

Хатын малайның үз әнисе дә түгел икән әле...

Баланы подъезд алдында бәргәләгән
Баланы подъезд алдында бәргәләгән

Уфа районының Михайловка авылында хатын кешенең ир балага карата агрессив тәрбия алымнарын кулланган. Хатынның подъез алдында малайны бәргәләве домофон камерасына эләккән.

Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе тикшерүчеләре хатынның балигъ булмаган балага сугуы һәм аны көрткә этүе турындагы видеокадрларны өйрәнгән. Ведомство матбугат хезмәтендә билгеләүләренчә, бу хатын малайның әнисе түгел, ә опекуны. Баланың сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булуы билгеле.

Әлеге хәлне Башкортстан прокуратурасы тикшерә.

Фото: видеодан скрин

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас