Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бертуганнарга яңа гаилә табу һәрвакыт катлаулырак. Закон бертуганнарны аерырга рөхсәт итми — алар бергә үсәргә тиеш. Ләкин берьюлы өч кешене кабул итәргә барысы да әзер түгел. Ә балалар кайчандыр андай гаилә табылуына ышана һәм көтә.
Бүген сезне Тимур, Азалия һәм Диана белән таныштырабыз, дуслар.
Тимурга 7 яшь. Кем булырга теләве турындагы сорауга шунда ук: «машина йөртүче», — дип җавап бирә ул. Машиналар ярата, алар белән сәгатьләр буе уйный, сюжетлар уйлап таба, гаражлар һәм юллар төзи ала. Тәрбиячеләр әйтүенчә, малайга уку бик җиңел бирелми, мәгълүмат яшьтәшләренекенә караганда акрынрак үзләштерелә. Ләкин Тимур тырыша. Нәрсәдер килеп чыкса, уңышлары өчен мактасалар, ул бик шатлана. Һәм бу иң мөһиме —ул тырыша белә һәм бирешми.
Ул бик изге күңелле. Һәрвакыт сеңелләре янында, аларны карый, ярдәм итә, саклый. Иң изге теләге турында сорагач, акрын гына, ләкин нык итеп: « Гаиләдә яшисем килә, әти белән әни янында », — дип җавап бирә.
Азалиягә 4 яшь. “Мин рәсем ясарга, ябыштырырга һәм төрле уеннар уйнарга яратам", — дип сөйли үзе турында Азалия. Ул бер урында озак утыра алмый, аңа хәрәкәт, тәэсирләр алмашыну, яңа шөгыль кирәк. Әмма шул ук вакытта ул йомшак, дустанә, балалар белән дә, өлкәннәр белән дә уртак телне җиңел таба.
Азалия әкиятләр тыңларга ярата. Доктор Айболит булырга хыяллана, мәчеләрне һәм этләрне дәваларга тели.
Иң кечеләре —Диана. Аңа әле 3 кенә яшь. Ул гыйнварда туган, үзе әйтүенчә, «кар күп булган вакытта". Диана бик тырыш: буярга, төсләр сайларга ярата. Качышлы уйнарга ярата, шатлыктан рәхәтләнеп көлә. Тәрбиячеләр әйтүенчә, Диана китапларны озаклап карый һәм башка балалар белән бик җиңел аралаша.
Бертуганнар төрле: Тимур — җитди һәм кайгыртучан, Азалия — хәрәкәтчән һәм иҗади, Диана— ягымлы һәм тырыш. Ләкин алар бер-берсеннән аерылмый торган якын кешеләр.
Балалар үзләренең җылы өйләре турында, аларны көтеп алган, яраткан, кирәк чакта кочаклап юатачак әти-әни турында хыяллана.
Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз. Бәлки, нәкъ менә сез аларның тормышын үзгәртәчәк кешеләр булырсыз!
Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.
Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!
Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.