Барлык яңалыклар

Өйдә дүрт бала булган

Бүген иртән күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан.

Өйдә дүрт бала булган
Өйдә дүрт бала булган

Бүген, 2 март иртәсендә Аскын районының Иске Күскилде авылында бүрәнә йортта янгын чыккан. Ут бер катлы бүрәнә йортны һәм веранданы чолгап алган. Бу вакытта өйдә ике өлкән кеше һәм 16 яшькә кадәр дүрт бала булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын хәбәрчесе тавышына уянып, алты кеше дә янган бинадан чыгып өлгергән.

Янгынны Урмияз һәм Кубияз авылларының ирекле янгын сүндерү командалары сүндергән. Күпбалалы гаилә әлегә туганнарында яшәячәк. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас