0 °С
Кар
Стәрлетамак шәһәрендә укучы кызның әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның кызы банк картасын югалткан, ә шуннан соң аннан кызның 6 мең сум акчасын алулары ачыкланган.
Югалган картаны кемнең табуы һәм куллануы кибетләрдәге видеокүзәтү камералары ярдәмендә ачыкланган. Ул 17 яшьлек үсмер булып чыккан. Хәзер үзенә урлау мәддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Әти-әниләр, балаларыгызга кеше әйберенә тияргә ярамавы, бигрәк тә карталар белән сак булырга кирәклеген аңлатыгыз.
Автор фотосы.