Барлык яңалыклар

Чәченнән сөйрәп йөрткән, типкәләгән...

Башкортстанда өч баласына көн күрсәтмәүче анага карата җинаять эше ачканнар.  

Чәченнән сөйрәп йөрткән, типкәләгән...
Чәченнән сөйрәп йөрткән, типкәләгән...

Калтасы районы прокуратурасы балаларына карата рәхимсезлек күрсәтү очрагы буенча тикшерү уздырган. Ачыклануынча, узган елның мартыннан агымдагы елның февраленә кадәр әниләре 1 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге өч баласы турында тиешенчә кайгыртмаган. Озак вакытка үзләрен генә калдырган, ашатмаган.

Моннан тыш, хатын өлкән кызына карата агрессия күрсәткән, аны чәченнән сөйрәп йөрткән, типкәләгән.

Хәзер балалар социаль учреждениеләрдә, дип хәбәр иттеләр Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә.

Ана кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Шулай ук прокуратура полициядән һәм урындагы хакимият органнарыннан балалар куркыныч астында булган гаиләләрне ачыклау буенча контрольне көчәйтүне таләп итәчәк.

Автор фотосы. 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас