Ятим балаларга йорт һәм ата-ана җылысы бүләк итәргә карар кылган кешеләр көчле рухлы, зур йөрәкле, изге күңелле була. Бишбүләк районында яшәүче Зиннәтуллиннар нәкъ шундый гаиләләрнең берсе.
2024 елның феврале ике баланың тормышын төптән үзгәртә. Бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә җиде яшьлек Лилия һәм дүрт яшьлек Илнар әти-әниләрен югалталар. Алар яшәгән дөнья бер мизгелдә җимерелә.
Балалар бәхетенә алар янәшәсендә картәниләре Нәзидә Мөсәвир кызы белән картәтиләре Айрат Исраил улы була. Алар бер минут та уйлап тормый: оныкларын опекага ала һәм алар үзләрен яңадан җылы канат астында хис итсеннәр өчен барысын да эшли.
— Балалар әнисез дә, әтисез дә калды, — ди Нәзидә Мөсәвир кызы. — Безнең бурыч аларны ашату һәм киендерү генә түгел, балалар яңадан елмая башласыннар, үзләре генә түгел икәненә ышансыннар өчен бар көчебезне салырга тырыштык.
Лилия өченче сыйныфта укый. Укытучылар аны мактый: кыз барысын бик тиз эләктереп ала, мәктәп чараларында катнаша, шигырьләр яза. Аның дәфтәрләрендә — “бишле”ләр генә, ә йөзендә елмаю күренүе үзе зур шатлык. Илнар балалар бакчасына йөри, тәрбиячеләр аның җитезлеген һәм кызыксынучанлыгын билгели.
Бүген Зиннәтуллиннар йорты гөрләп тора. Ял көннәрендә бергәләп тәмле ризык әзерләү традициягә әйләнгән. Пәрәмәч, печенье, бәлеш — өстәлдә тәмле ризыклар өелеп тора.
Лилия белән Илнар гаилә җылысында үсә. Һәм бу иң мөһиме, картәти белән картәниләре аларны өзелеп ярата. Ә балаларга бәхет өчен күп кирәк тә түгел.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.