Барлык яңалыклар

Кандагы шикәр 30га күтәрелгән...

Башкортстанда үсмерне авыр хәлдә Уфага китергәннәр.

Кандагы шикәр 30га күтәрелгән...
Кандагы шикәр 30га күтәрелгән...

Уфага Шаран районыннан санавиация белән шикәр чире белән авыручы үсмерне китергәннәр.

Баланы дәваханәгә бик нык сусау, йончу, хәлсезлек билгеләре белән китергәннәр. Тикшерү кандагы глюкоза дәрәҗәсе литрга 30 ммоль дан артыграк булуын күрсәткән. Авыруның нәселдән килгәнлеген дә исәпкә алып, табиблар балада шикәр чире булуын раслаганнар.

Республика балалар клиник дәваханәсе белгечләре белән дистанцион консультациядән соң, малайның хәле бераз яхшырган. Аны алга таба дәвалау өчен санитар авиация белән Уфага китергәннәр. Хәзер бала дәвалану курсы үтә һәм әнисе белән бергә катлаулануларны профилактикаларга өйрәнә.

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас