Язгы чорда балаларның хәвефсезлегенә карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аларга сулыклар, елга-күлләр янында уйнауның хәвефле булуын аңлатырга һәм анда үзләрен генә җибәрмәскә кирәк.
Язгы ташкын вакытында елгалардагы боз катламы юкара, йомшара, кояш нурлары астында эри, ә астан агым су белән “ашала”. Язгы бозда таеп егылу да бик җиңел. Боз эрү процессы аеруча яр буйларында тиз бара, кар белән капланган язгы боз тиз арада буш массага әйләнә.
Дуслар, шуңа күрә боз эрү, язгы ташу һәм боз китү чорында түбәндәге кагыйдәләргә колак салыгыз:
- өлкәннәрдән башка елга-күлләр янына якын килмәгез;
- боз эрү, китү чорында боз өстендә уйнамагыз;
- ташкынга һәм җимерелүгә дучар булган текә ярда, күпердә басып тормагыз;
- бозны ярдан читкә этмәгез.
Фото:anuika.ru