8 март көнне Стәрлетамакта дүрт өлкән кеше һәм тугыз бала мунча комплексында ял иткән. Бассейнда коенганнан соң, алар хәлсезләнү сизгәннәр һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәннәр.
Балигъ булмаган ял итүчеләрнең берсе дәваханәгә озатылган, калганнарын табиблар амбулатор дәвалану өчен өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Вакыйга урынына Стәрлетамак прокуроры вазыйфаларын башкаручы Андрей Лебедь килгән.
Прокуратура булган хәлнең шартларын ачыклаячак, санитар-эпидемиологик таләпләрнең, әлеге комплексның хәвефсезлек таләпләренә җавап бирү өлешендә законнарның үтәлешен тикшерәчәк. Нигезләр булганда прокурор чараларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Күзәтчелек ведомствосы әлеге очрак буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү барышын һәм нәтиҗәләрен контрольдә тота.
Фото: Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте